Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә иң яхшы эретеп ябыштыручы исеменә 12 егет көрәште
2013 елның 13 июле, шимбә
Эретеп ябыштыру – интеллектуаль һәм иҗади һөнәр – “ЦПК-Татнефть”нең эретеп ябыштыручылар әзерләү үзәге җитәкчесе Илгизәр Хөснетдинов нәкъ шулай ди – эретеп ябыштыручы һөнәре кызыклы, интеллектуаль, хәтта иҗади процесс.
Бу хактагы фикере белән ул төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган “Үз һөнәренең остасы” бәйгесен күзәткәндә уртаклашты. Аның сүзләренчә, соңгы елларда шәһәрнең төзелеш предприятиеләрендә, магистраль үткәргечләр салучылар арасында эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур. Бу – әлеге үзәк кенә дә елына 100-150 кешегә шул юнәлештә башлангыч белем бирүенә, тагын 300-350 кешене разряд күтәрү курсларында укытуга карамастан туган вәзгыять. Борчыганы шул: араларында яшьләр күп түгел. Ә шулай да бар.
“Татнефть”нең кадрлар әзерләү үзәгендә узган эретеп ябыштыручылар бәйгесендә, мисал өчен, “Үз һөнәренең остасы” исеме өчен 12 яшь егет көрәште. Барысы да “Главнефтегазстройсервис” идарәче компаниясенең структур бүлекчәләре вәкилләре. Ярышларны тантаналы ачу чарасында оештыручылар предприятиенең эретеп ябыштыручылары белән дан тотуы, араларында Татарстан һәм Россия бәйгеләрендә жиңүчеләр булуы каланың башка оешмалары белгечләрен куркыткан, ахры дип фаразлады. Шуңадырмы, әллә болай да санаулы белгечләрен “уттай кызу чорда” эштән аерырга теләмәү сәбәп булгандырмы, анысы билгесез. Көндәшлеккә дәгъва кылучылар җыелган икән, әйдә, алга.
Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яңартканнан соң егетләр бәйге биремен үтәргә кереште. Беренче карашка бер дә катлаулы түгел: ике корыч кәтүкне (катушка) бер-берсенә ябыштыру таләп ителә. Ләкин эшне җитештерү культурасын, куркынычсызлык техникасы таләпләрен саклаган хәлдә тиз һәм сыйфатлы башкару зарури.
Нәтиҗәсе бертоташ булачак ике кисәкне башта конкурсантлар берничә урыннан ябыштырды да махсус кабинага кереп тикшертте. Шуннан соң гына алар аны әйләнә буенча тоташтырды. Ябышкан урынны соңыннан рентгенография күзәтүеннән уздырдылар.
Эшнең сыйфатын тикшерүчеләр арасында эретеп ябыштыру буенча Россия бәйгесендә җиңүче булуы белән танылган Ильяс Мөхәммәтҗанов та бар. Шундый сынаулар узган остаз:
– Бу эштә иң мөһиме – әзерләнү һәм тынычлану. Битлегеңне кию белән ярыш икәнлекне онытырга кирәк. Һәр белгеч өчен бу бит көндәлек гамәл. Ләкин бәйге булгач, эш нәтиҗәсе аеруча матур, шома чыгарга тиеш, – дип саный.
Алдагы елларда “оста” исемен кулында нык откан Евгений Владимиров дулкынланусыз “көрәш” булмый дигән фикердә:
– Ләкин дулкынлану “дөрес” булырга тиеш. Каударлансаң хаталар ясавыңны көт тә тор. Мин үземне кулга алырга тырыштым. Шулай да бүгенге эшемнең нәтиҗәсе яхшырак булырга мөмкин иде дип саныйм.
Җиңүче үзенә шундый бәя куйды. Әмма ул мәлдә Евгений быел да “үз һөнәренең остасы” исемен отканын белми иде әле.
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз