Татарстан Республикасы Президентының граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә документлар кабул итүне дәвам итә.
Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 29 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Батурин ур., 7А. телефон: (843) 567-80-96.