19 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районының барлык оешма, предприятие, хезмәт җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары башлыклары катнашында атналык планерка булып узды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов узган атнадагы әһәмиятле чаралар турында сөйләде.