18 сентябрьдә Яшьләр үзәгендә «Сакчыл Әлмәт» эко-фестивале узды.
Фестивальдә һәркем макулатура, иске оргтехника, батареялар, теш щеткалары, пластик шешәләр, бөкеләр тапшыра алды. Шулай ук китап сөючеләр шәһәр китапханәләрендәге китапларга икенче тормыш бүләк итте.