Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев һәм ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов белән берлектә, 8 нче төзәтү колониясендә булды.
Бүгенге көндә и-8 иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәгән затлар өчен катгый режим булып тора. Беренче хөкем ителүчеләр өчен колония-җирлек участогы да бар. 1230 кеше анда була ала.