Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәтле Гөлназ Яминова «Сочи 2014»нең факел йөртүчеләре арасына эләкте
2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
Факел йөртүче булуга кандидат Гөлназ Яминовага шушы көннәрдә Мәскәүдән рәсми хәбәр килеп иреште: ул сайлап алу конкурсын уңышлы узып, Олимпия уты эстафетасында катнашучыларның берсе булачак.
Гөлназ Яминова – «Татнефть» ААҖнең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге инженеры, «Нефтяные вести» газетасы корреспонденты. Шәһәрдәшебез Coca-Cola компаниясе сайтында үткәрелгән «Сочи 2014» Олимпия уты эстафетасында катнашучы бул» конкурсында катнашып җиңү яулады.
Гөлназ – актив тормыш рәвеше алып баручы, иҗат кешесе, журналист һәм фотограф, җәяүле туризм, йога белән шөгыльләнә, кыяларга менү буенча күнекмәләр ала, кыш көне йөгерү чаңгыларында йөри. Шуның өстенә парашют белән сикерә, дельтапланда оча.
«Сочи 2014» Олимпия уты эстафетасында факел йөртүчеләрне сайлап алу кампаниясе 2013 елның 15 гыйнварында башланып 15 майга кадәр дәвам итте. Төбәкләрдә һәм эстафетаның һәр партнеры каршында оештырылган эшче төркемнәр факел йөртүче булырга теләүчеләрнең исемлеген төзеп, аларны ахыргача раслау өчен «Сочи 2014»нең оештыру комитетына тапшырды. Оештыручылар кандидатларны сайлап алганда иң элек аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына һәм дуслык, хөрмәт-ихтирам хисе, камиллеккә омтылыш кебек төп Олимпия кыйммәтләренә ни дәрәҗәдә өстенлек бирүләренә игътибар итте. Шуңа да көчле көндәшлек шартларында да Гөлназ Яминованың әлеге изге исемлеккә эләгүе бер дә гаҗәп түгел. Конкурста 8798 тавыш җыеп, ул республика буенча өченче урынга чыкты. Бу – Гөлназның дуслары, хезмәттәшләренең һәм үз якташлары өчен актив рәвештә тавыш биргән әлмәтлеләрнең уртак җиңүе.
– Конжак тау марафоныннан кайтканда, ә миңа анда 42 чакрымны йөгереп узарга туры килде, бүген инде 7 июль, миңа һаман шалтыратмыйлар, дип бик борчылган идем, - дип хисләре белән уртаклаша Гөлназ Яминова. – Поезддан дусларыма шалтыраттым, алар Интернеттан исемлекне эзләп карадылар, ләкин таба алмадылар. Ни булса булды, Аллаһ насыйп иткән эш булса үтәрмен, дип үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Һәм менә бүген төшке аш алдыннан шалтыраталар: шәһәр коды 495. Шундук аңлап алдым. «Яминова Гөлназ Валерьевнамы? Котлыйбыз сезне – сез «Сочи 2014» Олимпия уты эстафетасында факел йөртүчеләр исемлегенә кердегез», - диделәр телефоннан. Башта тончыга яздым, аннары бөтен хисләрем шатлык ташкыны булып тышка бәреп чыкты: бер үк вакытта еладым да, көлдем дә. Сөенечемне шунда ук хезмәттәшләрем, әнием белән уртаклаштым. Әни минем белән горурлануын әйтте. Мин - бәхетле! Ә менә хәзер башымда башка төрле уйлар бөтерелә: кыш көне ничек таеп егылмыйча гына йөгереп узармын, нинди кроссовкалар кияргә, Утны ничек сүндермичә алып барырга, ничек тапшырырга, кыскасы, бөтенесен күз алдыма китерә һәм алга таба нәрсә буласын уйлый башладым. Минем өчен тавыш биргән бөтен кешегә дә чиксез рәхмәтлемен!
Әлмәттән факел йөртүче исеменә дәгъва кылучы тагын бер кыз – быел Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган, РФ Хөкүмәте стипендиаты булган Ирина Архипова әле оештыручылардан бер хәбәр дә алмаган. Ләкин эстафетада катнашачагына өметен җуймый.
Олимпия утының триумфаль йөреше башлануга 90 көн вакыт калып бара. Эстафета Мәскәүдән 7 октябрьдә кузгалачак. Оештыручыларның исәпләүләренә караганда, Россия халкының 90 проценты эстафета маршрутының сәгать буенча туры килә торган зонасына керә. Илебездә яшәүче 130 миллионга якын кеше эстафетаның турыдан-туры тамашачысы һәм катнашучысы була ала. Ут 65 мең километрдан артык юл үтәчәк, шул исәптән автомобильдә, поездда, самолетта, пар атта һәм хәтта җигүле боланнарда да.
sochi2014.com рәсми сайты хәбәр итүенә караганда, кышкы Олимпия уеннарының бөтен тарихында «Сочи 2014» Олимпия уты эстафетасы иң дәвамлысы булачак. Олимпия факелын илебезнең барлык 83 субъектының 2900 торак пункты аша 14 мең факел йөртүче күтәреп үтәчәк. Ут эстафетасына 2014 елның 7 февралендә Сочи шәһәрендә Олимпия уеннарын ачу тантанасында нокта куела.
«Сочи 2014»нең факел йөртүчеләре арасында спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре, педагоглар, табиблар, коткаручылар, хәрби хезмәткәрләр, тренерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, укучылар, пенсионерлар һәм тагын әллә кемнәр бар.
Эстафета вакытында Олимпия уты факелын алып бару бәхете елмайганнар арасында - дөньядагы беренче хатын-кыз-космонавт, Советлар Союзы Герое Валентина Терешкова, спорт гимнастикасы буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Алексей Немов, синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева, Лондонда узган паралимпия җәйге уеннарының бронза призеры Алексей Чувашев, спорт гимнастикасы буенча РФнең атказанган тренеры Надежда Набокова, РФнең атказанган укытучысы Гильдагарт Ботт, йөрәк-кан тамырлары хирургы Максим Страхов, популяр блогер Сергей Доля .
Эстафетада катнашучы 300 дән артык кеше - сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр. Иң яшь факел йөртүче – Калмыкиядән 14 яшьлек үсмер, ә иң өлкәне Вологда өлкәсеннән – аңа 93 яшь. Сайлап алынган факел йөртүчеләр арасында шулай ук чит илләрнең 136 вәкиле бар – болар АКШ, Бразилия, Япония, Корея, Швеция, Украина вәкилләре, шулай ук Бөекбритания һәм Испания подданныйлары.
Людмила ВОРОНИНА
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз