Бүген Әлмәттә яшәүче 6000 гә якын укучы «Бәхет артыннан йөгерәбез» дигән балалар йөгерешендә катнашты, ул экологик квестның бер өлеше булып тора.
Иртәнге 10да «Нефтьче» мәдәният сарае янында старт бирелде.
Яшь спортчыларны район башлыгы Тимур Нагуманов сәламләде.