9 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда тантаналы чара узды - Татарстан Республикасы буенча 8 нче төзәтү колониясе оешуның 60 еллыгын билгеләп үтте.
Тантаналы өлештә колониянең аеруча алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларга ТР Президенты Рәхмәте, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды.