Бүген Әлмәттә 2022 елгы Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнашучы территорияне сайлау буенча тавыш бирү башланды.
10 көн эчендә шәһәр кешеләре өч территория арасыннан сайлый яки үз вариантларын тәкъдим итә ала.
2022 елда оештыручылар карары буенча бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсы икенче тапкыр үткәреләчәк. Әлмәт беренче тапкыр «100дән 200 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләр» дигән яңа номинация барлыкка килү уңаеннан конкурста катнашачак.