Гамәли биремне шулай ук Илдар Шәйхетдинов звеносы беренче тәмамлады. Сүз уңаенда, аның “көрәштәше” Рубен Петров политехник техникумны тәмамлаган. Читтән торып Алабуга педагогия институтында укый. Производствога өйрәтүче мастер белгечлеген үзләштерә икән.
Комиссия рәисе, “УКС” директоры урынбасары Әлфия Дәүләтгәрәева быелгы бәйгегә “яхшы” билгесе куярлык дигән фикердә.
– Катнашучыларның барысы да үз һөнәренең осталары булып чыкты. Бу бигрәк тә гамәли өлештә ачык күренде. Энә күзеннән үткәргән кебек җентекләп карадык: 3 звеноның да эшләре сыйфатлы. Шулай да жирәбәдә 1 санын тарткан Шәйхетдинов һәм Петров звеносы теоретик биремдә 30 дан 28 дөрес җавап биреп алга чыккан иде, “маячок” куюда да комиссия аларның эше яхшырак дигән фикергә килде.
Бу бәйге белгечлеккә яшьләрне җәлеп итү, эшчеләрнең квалификациясен күтәрү, абруен таныту максатында оештырыла. Штукатурчыларның хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле икәнлеген ачыкларга да ярдәм итә ул.
Икенче урынны “АИСК”тан абыйлы-энеле Алексей һәм Василий Едутовлар һәм “Нефтестройэнерго”дан Заһит Кочкоров белән Ихтияр Ураловлар звеносы бүлеште. Җиңүчеләр 10 августта Төзүчеләр көне уңаеннан Нефтьчеләр мәйданында узачак тантанада бүләкләнәчәк.