Бүген Әлмәт нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен зур күләмдә билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең слоганы - "Тормыш энергиясе".
Әлмәттә нефтьчеләрне хөрмәтләү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, ветеран-нефтьчеләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында узды.