Бүген Нефтьче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында нефтеградта булган берничә яңалык белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов Нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов белән бергә Риза Фәхретдин урамындагы бульварны карады, анда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерү эшләре төгәлләнде.