Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә, эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге үзгәрешләрне бәяләде.
Тикшерүнең бер ноктасы - «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгенең яңартылган бинасы. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева һәм үзәк җитәкчесе Эльвира Чирикова каршы алды.