Бүген Әлмәттә Алсу микрорайонында "Адымнар-Әлмәт" полилингваль гимназиясе ачылды.
Мәгариф учреждениесе ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» Республика фонды ярдәмендә рус, татар һәм инглиз телләрендә укытыла торган күп телле комплекслар булдыру программасы кысаларында төзелгән.