Әлмәт дәүләт нефть институтында белем көненә багышланган беренче курс студентлары өчен тантаналы линейка узды.
Әлмәт дәүләт нефть институты ел саен җирле әлмәтлеләрне, республикабызның башка районнарында һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрне генә түгел, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, шулай ук Мисыр һәм Мавританиядән килгән балаларны да җәлеп итә.