Әлмәттә мәгариф объектларының әзерлеген тикшерделәр

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Белем көне алдыннан район башлыгы Тимур Нагуманов үз командасы белән берлектә капиталь ремонт федераль программасында катнашкан өч Әлмәт мәктәбе – 17 нче номерлы мәктәп, 3 нче номерлы мәктәп, 1 нче Лицей-интернатның әзерлеген бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт районының 14 мәктәбе капиталь ремонт федераль программасына керде. Эшләр быелның февраленнән үк башланды. Җәйге чорда төп ремонт эшләре башкарылды. Инде иртәгә үк 1 сентябрьдә мәктәпләр ишекләрен ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International