Бүген әлмәтлеләр Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм «Алнас» стадионында башланды, анда Республика көне кысаларында Әлмәтнең сәяси партияләре арасында мини-футбол буенча турнир узды.
Мондый ярышлар 2015 елдан бирле үткәрелә, ләкин сәяси партияләр арасында беренче тапкыр үткәрелә. Барлыгы дүрт фракция командасы катнашырга теләк белдерде: Бердәм Россия, КПРФ, Үсеш партиясе һәм Гадел Россия.