29 августта Әлмәт муниципаль районының барлык оешма, предприятие, хезмәт вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында атналык планерка булып узды.
Алдагы атна бәйрәм чараларына әзерлек ягыннан бик җаваплы: Белем көне, Татарстан Республикасы көне һәм Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шулай ук капиталь ремонттан соң күп санлы мәктәпләр ачылырга тиеш. Айдар Каюмов билгеләп үткәнчә, һәр уку йорты таләпләр нигезендә ремонтланган, финал эшләре төгәлләнгән, барлык объектлар да вакытында тапшырылган.