Әлмәттә авылда яшәүчеләр һәм инвалидлар өчен вакансияләр ярмикәсе булды

2013 елның 8 июле, дүшәмбе
5 июльдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә авылда яшәүчеләр һәм инвалидлар өчен вакансияләр ярмикәсе булып узды.

Аның кысаларында районыбыздагы авыл хуҗалыгы оешмалары белән бүген мәшгульлек үзәгендә теркәлгән авыл җирлекләрендә көн күрүчеләр очраша алды.

Районыбыз авылларында рәсми рәвештә эшсез саналучы 339 кеше исәпләнә, бу Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннәрнең 23 % ы дигән сүз. Директор вазифаларын башкаручы Людмила Мирвәлиева сүзләренчә, 5 июльгә үзәктә авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган 182 актив вакансия исәпләнә. Мисал өчен, чарада катнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре әйтүенчә, бөтенесенә дә диярлек савым операторлары, механизаторлар, комбайнчылар җитми. Күпләренә зоотехник һәм ветеринар врачлар кирәк. Инженерлар, икътисадчылар, бухгалтерлар, эретеп ябыштыручылар таләп ителгән оешмалар да җитәрлек икән. Моннан тыш ярминкәдә катнашкан кайбер предприятиеләргә сәүдә нокталарында эшләрлек сатучылар да кирәк булып чыкты.

Эш урыннары белән кызыксынучылар булса да, күпләрне хезмәт хакы канәгатьләндерми. Аена 12-15 меңне (авыл хуҗалыгы оешмаларында уртача хезмәт хакы нәкъ шул күләмдә) азсыналар. Дөрес, чәчү һәм урып-җыю чорында 150 меңгә чаклы хезмәт хакы алган механизаторлар һәм комбайнчылар да юк түгел, тик аның өчен көнне төнгә ялгап эшләргә кирәк. Кайберләрен авылга күченергә торак мәсьәләсе борчый. Кайбер хуҗалыкларда белгечләр өчен тулай торак бар барын, кайберләрендә, мисал өчен, ире механизатор, хатыны савымчы итеп эшкә урнашкан очракта, фатир арендасын түләргә дә ризалар.

Ай башында буш эш урыннарының кинәт үсеп китүе хуҗалыкларда кайнаган актив хезмәт чоры белән бәйлеме, әллә инде, ниһаять, хуҗалык җитәкчеләренең үзләре өчен яңалык ачу сәбәпме – билгесез. Яңалык дигәнем һаман да бер балык башы. Бүген республикада инвалидларны эш белән тәэмин итү юнәлешендә аларга махсус эш урыннары булдырганнарга сарыф ителгән акчаның бер өлешен – 66,2 мең сумын кайтарып бирергә, каникуллар чорында хезмәт хакын мәшгульлек үзәге түләү шарты белән балигъ булмаганнарны эшкә алырга, шулай ук үзәктә хисапта торучыларны сезонлы эшләргә дә җәлеп итәргә була. Мисал өчен, районның бер эре авыл хуҗалыгы предприятиесендә бу мөмкинлектән файдаланганнар да. Кәләй, Илтән-Бута һәм Колшәрип авылларында яшәүче 30 лап кешене җәйге чорда эшле иткәннәр. Бу хакта ярминкә белән параллель рәвештә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узган киңәшмәдә Людмила Мирвәлиева белдерде. Чарада шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Равил Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдерәкыйпов катнашты.

– Мондый очрашу ике як өчен дә кирәкле, дәүләт программалары эшли һәм алардан файдаланырга кирәк. Яңа эшкә урнашканнарны үзеңдә беркетү өчен аларга түләргә кирәк, ә мәшгульлек үзәге учетта торучыларга үзе дә матди ярдәм күрсәтә, – диде идарә начальнигы хуҗалык җитәкчеләренә.

Киңәшмәдә халыкны эшле итүдә авыл җирлекләре башлыклары да кызыксынган булырга тиешлегенә басым ясалды.

Сүз уңаеннан, эшсезләргә учетка басу һәм һөнәри яктан яраклылыкка тест узу өчен мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы да булдырылган. Ул шәһәрдә генә түгел, районда да эшли.

Бер сәгать эчендә киңәшмәгә нокта куелды, ә ярминкә исә дәвам итте. Белгечләр сүзләренчә, шул сәгать-сәгать ярым вакыт эчендә эш урыннары белән кызыксынучылар булган, ләкин “Киләм” дип вәгъдә бирүчеләр – юк.

Рәдифә Ногманова
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International