Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

2022 елның 16 августы, сишәмбе

16 августта «Безнең ишегалды – мәрхәмәтле күршеләр» проекты кысаларында Клара Цеткин урамындагы 47, 49, Пушкин урамындагы 50, 52 йорт ишегалларында бәйрәм чаралары уздырылды.

Ишегалларында туклану нокталары, уен мәйданчыклары, мастер-класслар һәм балалар һәм өлкәннәр өчен викториналар эшләде. Шәһәрнең иҗат коллективлары халыкны концерт номерлары белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International