13 августта автотранспорт тармагы ветераны, Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины Терентьев Василий Терентьевичка 85 яшь тулды.
Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова шәһәр һәм район Советы, депутатлар корпусы һәм район башлыгы Тимур Нагуманов юбилярны матур вакыйга белән котлады. Ул ветеранга Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.