Тимур Нагуманов урып-җыю кампаниясенең темпларын һәм сыйфатын бәяләде, техниканың торышын карады һәм урып-җыю вакытында механизаторларның иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алышты. Шулай ук туфракны төп эшкәртү (туңга сөрү) һәм 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләре мәсьәләләре каралды.
Район башлыгы урып-җыю алдынгыларын эш урыннарында ук бүләкләде. Хуҗалык алдынгыларының һәркайсы 500 тоннадан артык ашлык суктырган.