Бүген Әлмәттә «Кванториум» балалар технопаркы базасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның бишенче Республика форумының тугызынчы секция утырышы узды.
Эшлекле очрашуның төп темасы хакимият органнары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре арасында хезмәттәшлек перспективалары һәм тәҗрибәсенә багышланган иде.