Республикада гражданнар өчен «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган.
Бу чара кулланучылардан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына керә торган әлеге хәбәрнамәләр буенча, билгеләнгән тәртиптә хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәмәүче һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата йогынты чаралары күрергә мөмкинлек бирә.