Әлмәт мәктәпләренә дәүләт тә, иганәчеләр дә булыша

2013 елның 5 июле, җомга
Санаулы вакыт тиз уза. Гыйнвар аенда мәктәпләрдә “15 августка төгәлләргә” дигән күрсәтмә белән башланган капиталь төзекләндерүне тәмамларга бер айлап вакыт калып бара.

Шушы көннәрдә район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия мәгариф учреждениеләрендә төзекләндерү барышы белән танышты.

Мәгълүм булганча, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына быел шәһәрнең 1, 6, 9, 11, 13, 15, Түбән Мактамадагы 1 һәм 2 нче, Рус Акташы һәм 19 нчы коррекция мәктәпләре кертелде. Аларда отмосткаларны төзекләндерү, түбә, инженерлык коммуникацияләрен, санузелны, тәрәзәләрне, бинага керү урынын, эчке ишекләрне алыштыру, фасадны буяу каралган. Бу максатларга Әлмәткә 191 млн 680 сумнан артыграк акча бирелә. Ремонтны үз хисапларына башлаган подрядчы оешмалар һәр башкарылган эш өчен түләүләрен кайтара бара.

Комиссия маршрутының беренче пункты – 11 нче мәктәп. 1974 елда төзелгән бу бинага тапшырылганнан бирле капиталь ремонт ясалмаган. 40 еллап тарихлы мәктәпне төзекләндерүгә 20 млн сумлап акча бүленгән. Бүгенге көндә тулысынча тәрәзәләр алыштырылган һәм өлешчә генә түбә ясалган. Эшнең соңару сәбәбе нигезле, диләр. Мәктәпне төзекләндерүгә вакытында керешкән “Авангард” җәмгыятен Казанга Универсиада объектын тәмамлауга җәлеп иткән булганнар. Стадионны торгызуны җаваплы һәм вакытында башкарган “Авангард” мәктәптә дә эшне билгеләнгән срокка тәмамларга ышандыра. Мөмкинлекләрен чамалап булса кирәк, район башлыгы җитәкчегә: “Ашыгырга кирәк, яхшы сыйфат белән эшне графиктан алда төгәлләргә рөхсәт сезгә”, – дип шаяртты.

Халыкта “Искегә тисәң, исең китәр” дигән әйтем бар. Мәктәпләрне яңарту буенча алдагы еллар тәҗрибәсе дә шуны күрсәтте. Төзекләндерү барышында бирелгән акчаның билгеләнгән 8 төр эшкә дә җитенкерәмәве ачыкланды. Быел Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә игълан иткән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе бу проблеманы хәл итү юлы булырга охшаган. “Капремстрой” төзелеш компаниясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбендә, мисал өчен, түбә ябуга билгеләнгән суммадан артыграк сарыф итәргә, башка төр эшләр хисабына керергә туры килгән. Ләкин бу – ул эшләр читтә калачак дигән сүз түгел. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясендә җыелган 1090 мең сум акча бик тә урынлы булачак.

Рейд вакытында ачыкланганча, ремонт башланган мәктәпләр арасында гына да акция кысаларында 20 мең сумнан алып 5 миллион сумга кадәр иганәче акчасы туплаучылар булган. Соңгы сумма 15 нче мәктәп янчыгында. Мәктәп директоры Азат Вәлиуллин сүзләренчә, өстәмә акчага учреждениедә эчке бизәү эшләре, спорт залы, гардероб, тренажер бүлмәсе төзекләндереләчәк. Кайбер мәктәпләрдә, мәсәлән, 1 нче мәктәптә ата-аналар уку йортына сыйныфларны яңарту белән ярдәм итмәкче.

Нигездә мәктәпләрнең барысында да эш кайный. Объектларда ким дигәндә 8-10, кайберләрендә 35 әр кеше эшли.

13 нче мәктәпкә тәнкыйть сүзләре күбрәк эләкте. Биредә подрядчы оешма – “Современные строительные системы” төзекләндерүгә бер атна элек кенә керешкән булып чыкты. Баксаң, алдан билгеләнгән “АСК” бу эшкә сәләтсез булуын күрсәткән. Шуңа күрә аны яңасына алыштырганнар да. “Современные строительные системы” исә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эшенә иң беренче керешкән предприятие. Газетада хәбәр иткәнчә, 14 гыйнварда ул Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбендә түбә яңарту башлаган иде. Әлеге мәктәптә бүгенге көндә күп эшләр тәмамлану алдында. Комиссия килгәндә бинаның фасадын тышлау белән мәшгуль иделәр. Буялырга тиешле диварны иганәчеләр ярдәмендә җыелган 3 миллион сумга җылытып тышларга уйлаганнар.

Быел Әлмәттә юбилей даталарын искә алып капиталь төзекләндерү программасына районда 9 гомуми белем бирү йорты кертелгән. 19 нчы махсус (коррекция) мәктәбе исә ярдәмче программадан финанслана. Иң күләмле эшләр нәкъ менә биредә башкарыла. Капиталь төзекләндерүгә республикадан 45 млн 734 мең сум каралган.

Төзекләндерү белән танышып йөргәндә Мәҗит Салихов уку йортларының ишегалларына асфальт түшәүгә җирле казнадан ярдәм булачагына ышандырды. Сүз уңаенда, шәһәрдә һәм районда 30 елдан артык тарихы булган мәктәпләр саны – 38.

Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International