Әлмәттә автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи - 2022» конкурсының зона этабы узды.
Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча конкурста беренче урынны Людмила Кулагина (Әлмәт), икенче урынны Светлана Миңнеханова (Зәй), өченче урынны Наталья Понамарева (Баулы) яулады. Хатын-кызлар 11 августта Казанда узачак республика конкурсында катнашачак.