Ял зоналарында административ закон бозуларга юл куелмый

2013 елның 5 июле, җомга
Елдан-ел төзекләнә барган шәһәребезнең кунакчыл урыннары бик күп. Шулар арасында Шарлавыклы буалар аерым урын алып тора. Кайчандыр шәһәрне ямьсезләп торган бу кечкенә елга, "Татнефть" ААҖ тырышлыгы белән кыска гына вакыт аралыгында әл–мәтлеләрнең һәм шә–һәребез кунакларының иң яраткан ял урынына әверелде. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки Шарлавыклы буалар бүгенге көн таләпләренә туры килерлек заманча бизәлешле, 6 чираттан торган, озынлыгы 7 километрлы, асылмалы күперләре, ял зоналары, велосипедчылар юлы булган тулы бер комплекс.

Биредә коляска тартып йөргән әниләрне, җитәк–ләшкән яшь парлар ны, яр буендагы күләгәдә китап укып утырган өлкән яшьтәгеләрне дә, елганың тирәнрәк җиренә кармак салган балыкчыларны да очратырга була.

Тик, ни кызганыч, халыкның тәрбиясе булган матурлыкны саклап кына тотарлык дәрәҗәдә түгел шул әле. Яшьләрнең кичке, төнге маҗаралары вакытында куптарылган мәрмәр плитәләр, әйлән–дереп ташланган урындыклар, өлкәннәрнең яннарында балалар булудан тайчынмыйча янәшә утырып сыра, аракы эчүләре һәм башка кыңгыр эшләр, ял зоналарында су керү урыннарында патрульне көчәйтү ихтыяҗын булдыра.

Ял сезоны башлангач, Шарлавыклы буалар, шәһәр күле тирәсендә административ закон бозуларның артуы күзәтелгән. РФ Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт бүлеге полиция хезмәткәрләре көн саен әлеге урыннарга рейд ясыйлар. Кичә чираттагы рейдларның берсендә, бүлек җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсин, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе өлкән инспекторы Ольга Лисина белән берлектә журналистлар да катнашты.

Май аенда - 309, июнь аенда - 615, июль аеның 3 көнендә 64 административ хокук бозу очраклары теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре билгеләп узганча, иҗтимагый урыннарда һәм балигъ булмаган балалар янында спиртлы эчемлекләр куллану иң еш очрый торган закон бозу очраклары. Административ закон бозулар кодексының 5.35 һәм 20.20 маддәләре буенча аларга 500 сумга кадәр штраф салына.

Атна уртасы һәм көн салкынча булганлыктан, буада һәм күл буенда халык әллә ни күп түгел иде. Шулай да, ике урында кечкенә балалар янында спиртлы эчемлекләр кулланучыларга протокол төзелде.

Шәһәрдә авыр хезмәт көненнән соң рәхәтләнеп ял итү өчен җәен дә, кышын да мөмкинлекләр булдырылган. Алардан законга нигезләнеп, тирә-яктагыларга зыян килмәслек итеп, рухи һәм мораль кодекс кысаларында кулланырга гына кирәк. Бер-беребезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International