Су коену сезоны чорында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм республикада кече үлчәмле судноларга навигация чаралары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы-су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов сөйләде.
Ел башыннан республика сулыкларында 47 кеше үлгән, шул исәптән су коену сезоны башланганнан бирле - 39 кеше. 41 кешене коткарып кала алдык, алар арасында 2 бала. Суда кешеләр үлеменең төп сәбәпләре -суга сәламәтлек начараю сәбәпле төшү, шулай ук җиһазландырылмаган урыннарда коену.