23 июльдә Әлмәттә су-мотор спорты буенча Россия Кубогының II этабы ачылды.
Ярышлар берничә көн дәвамында шәһәр күлендә һәм сусаклагычта узачак. Һәвәскәрләр һәм профессионаллар арасыннан 70тән артык катнашучыга аквабайк, фристайл һәм гидрофлайт классларында көч сынашырга туры киләчәк.