Цифрлы рентген диагностика комплексы «Сәламәтлек саклау» милли проектының «РФ сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты буенча Әлмәт үзәк район хастаханәсенең рентген бүлегенә керде.
Комплекс 2010 елда алынган аналогик рентген аппараты урынына куелган һәм ике эш урынына исәпләнгән. Анда цифрлы һәм рентген аппаратларында эшләү методикасына ия булган рентгенолаборантлар һәм табиб-рентгенологлар эшләячәк.