Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Әлмәт шәһәрендә "Гомуми табиблык практикасы үзәге һәм балалар поликлиникасы" төзелеше башланды.
Төзелеш һәм җиһазлау өчен федераль бюджеттан 50 млн. сум бүлеп бирелгән иде, әлеге Үзәк Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы Алсу микрорайоны территориясендә урнашачак һәм Алсу микрорайоны һәм Агропроселок халкын колачлаячак.