Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясендә 17,4 мең кеше катнашты

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясендә 17 мең 452 кеше, шул исәптән 2022 елгы 16 мең 153 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Министр хәбәр иткәнчә, республикада БДИ буенча 200 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан. Ике фән буенча мондый нәтиҗәләргә 14 кеше иреште, 2021 елда алар 11 иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International