Сыйфатлы шәһәр җәмәгать транспортын оештыру - катлаулы һәм кыйммәтле бурыч. «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән 10 яңа «Next – City» газель сатып алынды.
Бу Әлмәттә күчмә состав санын арттыруның икенче этабы. Элегрәк автобус маршрутлары эшенә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән 8 берәмлек техника җибәрелгән иде.