11 июльдә хакимият, оешма, предприятие, шулай ук шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында атналык гомумшәһәр планеркасы булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов бу атнада узачак Нефть саммитына бәйле зур чаралар турында искә төшерде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әлмәт районына килде.