Тимур Нагуманов бәйрәм намазында катнашты

2022 елның 9 июле, шимбә

Бүген Әлмәт мөселманнары иң изге һәм ихтирамга лаек бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Традиция буенча иртә таңнан шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары узды, аннары мөселманнар корбан чалу мәйданнарына юл алды.

Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән капиталь ремонт эшләре бара. Шул уңайдан зур бәйрәм намазын саф һавада, төгәлрәге, шәһәр стадионында оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International