Бүген шәһәр паркында изге князь Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышланган бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы ромашка булды. Ул мәхәббәт һәм тугрылык турында хыял символы булып тора. Без барыбыз да гомеребездә бер генә тапкыр булса да ромашкада «яратмый - ярата» дип уйнадык.