“Капиталь ремонт барышыннан әлегә канәгать түгелмен” – күпфатирлы йортларны төзекләндерү темплары белән танышканнан соң район башлыгы шундый фикер әйтте.
Рейд вакытында билгеле булганча, бүгенге көндә графиктан алда баручы подрядчылар бар. Шул ук вакытта артта калучылар да юк түгел.
Билгеле булганча, быел 30 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү бара. Әлеге максатларга федераль, республика, җирле казналардан һәм халыктан максатчан җыелган түләүләрдән 267 млн сум акча бирелә. Әлеге сумманың 30 проценты подрядчы оешмалар хисабына җибәрелгән инде. Тик кайберләре әлеге акчаларның хисапка “утырмавы” турында искәртте. Ләкин шуңа да карамастан объектларда эш бара. Капиталь төзелеш программасына кергән утыз йорттан тыш, быел “Татнефть” 8 Март урамы, 4 нче йортны яңартуга акча бүлеп биргән. Әгәр быелгы суммадан экономия булса, 2014 ел программасына кергән йортларга да керешәчәкләр.
Төзекләндерү белән мәшгуль предприятиеләр белән килешүдә объектны тапшыру өчен соңгы срок буларак 15 август күрсәтелгән. Бу вакыт нигездә эшкә соңрак керешкән предприятиеләргә кагыла. Мисал өчен, ел башында төзекләндерү башлаган субподряд оешмаларын, атап әйткәндә, Волгоградская урамындагы 7 а йортына билгеләнгән бригаданы алыштырырга туры килә. Ә алдан башлаганнарга 10 август юнәлеш булачак.
Капиталь төзекләндерү Президентның катгый күзәтүендә. Шуңа күрә Әлмәттә дә таләп югары. Район башлыгы Мәҗит Салихов билгеләнгән вакытка җитешмәгән очракта подрядчы оешмаларның киләчәктә эш күләме ала алмаячаклары турында кисәтте. Ә подрядчылар нигездә сынау узган предприятиеләр. Республика хөкүмәте шарты буенча төзекләндерүдә төзелеш базарында ким дигәндә 3 ел эшләгәннәр генә сайлана.