Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар билгеләнде.
Коммуналь түләүләрнең ничек үзгәрүе турында журналистларга ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев мәгълүмат бирде. Брифинг ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Александр Груничев билгеләп үткәнчә, 1 июльдән Татарстан Республикасында, Федераль закон таләпләре нигезендә, коммуналь хезмәтләргә тарифларның чираттагы үзгәрүе булды.