6 июльдә «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.
Зачетлар, имтиханнар тапшыру һәм чыгарылыш квалификация эшләрен яклау вакыты тәмамланды. 53 белгеч кызыл диплом белән 2022 елда Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган, барлыгы 254 укучы югары уку йортын тәмамлау турында диплом алган.