Бүген тыл хезмәтчәне Зиннәтулла Җамалетдиновны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов котлады.
Айдар Маратович Зиннәтулла Җамалетдиновичка хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм бу яшьтә үзе теләгән иң мөһиме сәламәтлек, дип басым ясады. Әлмәт районы ветераннар Советы һәм социаль яклау идарәсе җитәкчеләре исеменнән юбилярны котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.