24 июньдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү буенча комиссиянең һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә комиссияләрнең киңәйтелгән утырышы узды.
ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Ринат Садыйков республикада планлаштырылган җәйге балалар сәламәтләндерү кампаниясен тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.