Әлмәтлеләр Татарстанны Пенза өлкәсендә Сабантуйда тәкъдим иттеләр

2022 елның 26 июне, якшәмбе

25 июнь көнне Әлмәт муниципаль районы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россиянең иң зур татар авылы - Пенза өлкәсенең Урта Әләзән Сабантуенда Татарстан Республикасын тәкъдим итте

Әлмәт делегациясен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков җитәкләде. Аның составына мәдәният учреждениеләре, музейлар, район мәдәният йортлары вәкилләре, шулай ук Әлмәт драма театры артистлары һәм районның атказанган эшлеклеләре керде.
Чараның рәсми ачылышында губернатор Олег Мельниченко, Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Валерий Лидин, Пенза өлкәсе Хөкүмәте әгъзалары, Городище районы администрациясе башлыгы Александр Водопьянов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International