Сәяхәтче һәм атчы Дугуйдан Винокуров Оймяконнан Мәскәүгә кадәр ат спорты һәм туризмын популярлаштыру һәм нәкъ менә якут атларының дөньяда иң чыдам ат булуын исбатлау максаты белән юл үтәргә булган.
Җайдак инде 9 мең чакрымнан артык узды һәм Татарстан чикләренә җитте, аның истәлекле урыннары һәм мәдәнияте белән танышты.