Бүген, 29 июнь көнне Әлмәт районы Иске Суркино авылында Кама аръягы чувашларының VII ачык фестивале булып узды. Чарада Татарстанның 14 районынннан, Казан, Чиләбе, Магнитогорск өлкәләреннән 16 дан артык иҗат коллективлары катнашты.
Быел “Учук” бәйрәменә килүчеләр саны 1500 чамасы дип исәпләнә.
Фестивальнең тантаналы ачылышында ТР Халыклар ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Н. Владимиров, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Грушин, Чуваш республикасының Татарстандагы вәкиле К.Яковлев, Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятләр үсеше үзәге белгече Ф.Кислякова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сәламләп, Алексей Иванович әлеге чараларның милләтләр арасындагы дуслык, хезмәттәшлек үрнәкләрен үстерү, ныгытуга хезмәт итүен ассызыклады.
Иске Суркино авылы җирлеге башлыгы, Чуваш милли мәдәни автономиясенең Әлмәттәге вәкиле Инна Альмукова билгеләп узганча, быелгы фестиваль “Иң асыл чуваш егете” дигән исем кысаларында уздырыла. Бәйгедә катнашып җиңү яулаган ир- атларга бүләккә махсус техника һәм Иске Суркинодан җир участогы биреләчәк.
Фәрдия Хәсәнова, автор фотолары
Фестиваль турындагы язманы “Альметьевский вестник” газетасының киләсе санында укый аласыз