Иң авыр минутларда ярдәмгә килә торган һәм зур җаваплы, ихлас кешеләр бәйрәме Әлмәт муниципаль районының «Нефтьче» мәдәният сараенда узды.
Зур концерт программасы һәм алар адресына бик күп җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов районның медицина хезмәткәрләрен котлады.