Әлмәттә юбилярларны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде.
Мондый юбилей бәйрәмнәрендә шәһәр җитәкчелеге турыдан-туры катнаша. Бүген тантананың сәбәпчесе - Бөек Ватан сугышы ветераны Сырова Зоя Илларион кызы булды, аңа 20 июньдә 95 яшь тулды.