20 июнь көнне Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендәге комиссия эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре, район башкарма комитеты идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.