Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәтнең авыл җирлекләре ветераннар советы игътибар үзәгендә
2013 елның 28 июне, җомга
Районда һәм шәһәребездә эшләп килүче ветераннар советларының эшчәнлеге өлкән буын кешеләренә медицина һәм коммуналь хезмәт күрсәтүне, аларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Моннан тыш та хәл итәсе мәсьәләләрнең очы-кырые юк. Бу хакта 27 июньдә Түбән Мактама бистәсендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында булып узган семинарда сүз барды.
Очрашу Түбән Мактама белән танышудан башланды. Киңәшмәдә катнашучылар төбәкне өйрәнү музеенда, 1 нче һәм 2 нче гомумбелем бирү мәктәпләрендә, 63 нче балалар бакчасында булды. Әйтергә кирәк, районыбызның бу торак пункты башкалар арасында аеруча чисталыгы, инфраструктура үсеше белән аерылып тора. Ел саен биредә халык саны да арта. Бистәдә бүген 10 меңгә якын кеше яши, ә аңа караган Тихоновка авылында яшәүчеләр саны – 1700.
– Түбән Мактама халкы һәрдаим район җитәкчелеге һәм нефтьчеләребезнең ярдәмен тоеп яши, “Татнефть” компаниясе тырышлыгы белән балалар бакчасы, мәктәпләр яңартыла, юллар төзелә, – дип башлады сүзен шәһәр тибындагы бистә башлыгы Әлфия Слесарева. – Бездә үсеп килүче буынга да, олыларга да тигез игътибар бирелә. Өлкәннәр көнендә, Җиңү бәйрәмендә төрледән-төрле чаралар оештырыла, беркемне дә читтә калдырмыйбыз.
Ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов киңәшмәнең төп темасын билгеләгәннән соң, авыл җирлекләрендә эшләп килүче ветераннар советларының эшчәнлеге хакында чыгыш тыңланды. Җирле үзидарә советлары ярдәме белән ветераннар оешмаларының күпчелегенә уңайлы шартлар тудырылган булса да, барысы да актив эшчәнлек алып бармый булып чыкты, ягъни пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел икән.
- Ветераннар советлары рәисләренә авыл җирлекләре башлыклары белән кулга-кул тотынып эшләргә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, депутатлар, мәктәп коллективлары һәм башка социаль хезмәтләр белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк, – диде ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Анатолий Никифоркин. – Бер яктан, бу өлкән һәм яшь буын арасында тәҗрибә уртаклашу күпере булса, икенче яктан, күп кенә хәл ителәсе сорауларны чишәргә ярдәм итә.
Ул шулай ук урыннарда музей эшчәнлеген җәелдерергә, үзешчәннәр смотр-бәйгеләрендә актив катнашырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итте.
Семинарда Түбән Мактама, Чуваш Сәрәне, Урсан Кәләе, Новотроицк авыллары ветераннар Советы рәисләре дә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Кинәшмәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин мондый очрашуның ике як өчен дә файдалы булуын, шәһәрдә эшләп килүче ветераннар оешмасы мисалында авылларда да төрледән-төрле түгәрәкләр булдырырга кирәклеген ассызыклады. Ул ветераннар оешмалары арасында уздырылган үзешчән сәнгать бәйгесе җиңүчеләренә лаеклы бүләкләрен тапшырды. Алар арасында Әлмәт, Түбән Мактама, Рус Акташы, Урман Кәләе җирлекләре коллективлары бар иде.
Рәдифә Ногманова
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз