Бүген Әлмәт шәһәренең иң күркәм бәйрәме - бөтенхалык һәм яраткан бәйрәме - Сабан туен билгеләп үтте.
Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхрәзиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле, депутатлар, хөрмәтле хезмәт ветераннары, мактаулы гражданнар, шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре катнашты.