10 июньдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16 нчы районара инспекциясе башлыгы Лилия Хәлиуллина салым режимын – автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым системасын (АГСС) кертү турында сөйләде. Бу режимны 1 июльдән Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында башлап җибәрәләр.